2018 елның 3 февралендә никахлашу Сараеның төп залында «алтын» юбилярлар Яньо гаиләсе өчен, тагын Мендельсон маршы яңгырады.
Дмитрий һәм Вера 1967 елда Целиноград өлкәсендә Комсомол совхозында танышалар. Бер ел үткәч, гыйнвар аеның матур көнендә никахларын законлы рәвештә теркиләр.
1999 елда бәхетле гаилә Түбән Камага күчә. Монда юбилярларны зур тормыш тәҗрибәсе, хезмәт казанышлары һәм бәхетле гаилә тормышы көтә. Вера Ивановна 40 елдан артык совхозда эшли, Дмитрий Антонович фидакарь хезмәте өчен, Ленин юбилей медале, мактау билгеләре һәм СССРның иң югары бүләге – Ленин Ордены белән бүләкләнә. Яньо гаиләсе зур һәм тату гаилә – аларның өч баласы һәм алты оныклары бар.
Идарә белгечләре Дмитрий Антоновичны һәм Вера Ивановнаны истәлекле вакыйгалары белән котладылар, шатлык, ныклы сәламәтлек, ак бәхет теләп, Түбән Кама районы Башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын, ГХАТ Идарәсенең Мактаулы юбилярлар актын һәм юбилей медален тапшырдылар. Зиннәтле вакыйга хөрмәтенә Яньо гаиләсенең исемнәре Түбән Кама ГХАТ Идарәсенең Мактаулы юбилярлар Китабына беркетелде.