3 февраль көнне Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә 2018 елның 100-нче баласы Фокеев Макар Александровичка исем кушу тантанасы узды.
Борынгы телдән тәрҗемә иткәндә «Макар» исеме «Бәхетле» дигәнне аңлата. Сабыйның атасы Александр һәм анасы Марина балага исем кушуга чын җаваплылык белән караганннар, чөнки алар кешенең исеме аның характерын һәм киләчәген билгели дип ышаналар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре Фокеевлар гаиләсенә улларының туу турында таныклыгын һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын тапшырдылар.
ГХАТ Идарәсенең белгечләренә ата-ананы котлавы икеләтә дә күңелле иде. Чөнки Макарның әбисе идарә хезмәткәре, ә Александрның абыйсы Алексей Мәскәүдә Парадта Җиңү Байрагын алып барган.