Яр Чаллыдан Леонид Алексеевич белән Нина Семеновнаның тимер туйлары

2018 елның 2 феврале, җомга

     31нче гыйнвар көнне Бояршиновлар гаиләсендә зур бәйрәм булып узды -  Леонид Алексеевич белән Нина Семеновнаның тимер туйлары. Аларның бергә яши башлаганнарына 65 ел! Тантаналар Сарае белгече Ветераннар советы председателе, территориаль иҗтимагый үзыдарә председателе һәм КамАЗ вәкилләре белән бергә хезмәт һәм тыл ветераннарын котлап кайтты. Юбилярлар үзләренең иң якын кешеләре -  2 кызы һәм туганнары кебек булган күршеләре – белән бергә котлаулар кабул иттеләр.

   Бу  гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт һәм гаилә кыйммәтләре беренче урында тора.Үзләренең җиңел булмаган тормышларында югалып калмаганнар сынмаган – сыгылмаганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International