Баулыда табиб - ветеран юбилеен билгеләп үтте

2018 елның 6 феврале, сишәмбе

Хезмәт ветераны, табиб Ләлә Гамир кызы  Садыйкова 90 яшьлеген билгеләп үтте. Табиблар династиясе әгъзасы булган Ләлә Гамир кызының  67 ел хезмәт стажы бар.

Ләлә Гамир кызы Ташкент медицина институтында укый. Хирург, акушер-гинеколог  булып эшли, күп еллар  Сырдарья өлкәсенең баш акушер-гинекологы булып тора.

Үзенең тормыш иптәше Шамил Инәят улы белән 40 елга якын тату гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы да Сырдарья өлкәсенең  баш хирургы була. Кызганычка каршы, 1994 елда Шамил абый бу дөньядан киткән.

Тормыш иптәше   белән Ләлә Гамир кызы өч бала – ике кызы һәм ул тәрбияләп үстерә. Алар да  әти-әни юлыннан киткәннәр, барсы да табиблар. Хәзер ветеранның алты оныгы һәм өч оныкчыгы бар.

Менә инде җиде ел Ләлә Садыйкова Баулы шәһәрендә, кызы Әлфия гаиләсендә яши. Ул да табиб -  гинеколог,  күп еллар Баулы үзәк район хастаханәсендә клиника-экспертлык эше буенча баш табибының урынбасары булып тора.

 Ләлә Гамир кызын юбилее белән котларга  Баулы муниципаль районы  башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин,  район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина килделәр. Алар  юбилярга Президент Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгының бүләген тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International