Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Бөрбаш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вәсилә Хәйруллина, җаваплылыгы чикләнгән “Бөрбаш” җәмгыяте баш агрономы Искәндәр Гыйлметдиновлар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.
Мәйсәрә апа бүгенге көндә дә үзенең сөйкемлелеген, мөлаемлылыгын югалтмаган чын акъәби. Әле алай гына да түгел, аның тышкы һәм эчке халәте бергә кушылып, матур, үзенә генә хас сөйләмлелеге белән үзенә җәлеп итеп ала торган сәләткә ия.
Юбиляр Мәйсәрә апа Чепья авылы кызы. Ул чорда район үзәге Чепьяда урнашкан була. Балачак һәм яшьлек еллары җиңелләрдән булмый аның . Сугыш елларында авыр хезмәт чоры башланып китә. 7 класс белем генә алып калдым, башка мөмкинлек булмады, дисә дә, аны Чепья районы прокуратурасына сәркатип вазыйфасына эшкә алалар. Ул анда 10 ел хезмәт куя. Шул елларда армия сафларыннан кайтып, районга эш эзләп килгән Бөрбаш егете Ильяс белән танышалар алар. Бу дуслык аларны гомерлеккә бәйли. Мәйсәрә апа 1951 елда Бөрбаш авылына төп йортка килен булып төшә. Э 1956 елның 16 февраль конендэ никахларын законлы рәвештә теркәп, законлы ир һәм хатын булып яши башлыйлар. 9 балага гомер бүләк итәләр. Тик 3 балаларының гомерләре кыска була, сабый чакта вафат булалар.Рәхимсез язмыш аны кабат сыный. 45 яшендә 6 бала белән тол кала ул. Тормыш иптәше гүр иясе була. Олы кызлары Илсөяр белән Тәнзилә әниләренә нык терәк, юаныч һәм берсеннән-берсе кечкенә 4 энеләренә ярдәмче булалар.
- Аллага шөкер! Минем 16 оныгым, 13 оныкчыгым бар. Тиздән онык-оныкчыкларымның саны 30га тулачак. Бик көтәбез инде. Һәркайсы "Әбиебез" дип сагынып кайтып керәләр, кочып алалар. Бик бәхетле әни, бик бәхетле әби мин бүгенге көндә!, - ди куанычлары белән ихластан уртаклашып.Юбилярыбыз бүгенге көндә улы Илдар белән килене Рашидә тәрбиясендә гомер итә. Рашидә ханымның беренчедән - авылда фельдшер буларак дәрәҗәсе зур булса, икенчедән - төп нигезнең җылысын саклаучы, кайнана үрнәгендә тормышны алып баручы төп йорт килене дә ул. Мәйсәрә апа шуңа да чын күңелдән канәгатьлек белдерә ала. Олыгайган көнендә эшкә ярамыйм инде дип, төшенкелеккә бирелми Мәйсәрә апа. Ил-көн яңалыкларыннан да һәрдаим хәбәрдар ул: вакытлы матбугат чараларын укып газета-журналлар белән танышып бара. Матур әдәбият белән дә кызыксына. Мәйсәрә апа һәр таңда кыйбланы барлап, намазга баса. Дөньяларга иминлек, тынычлык, газизләренә хәерле гомер теләп дога кыла.