Тәтештә ремонттан соң бала тудыру йорты ачылды

2018 елның 9 феврале, җомга

Тәтеш шәһәрендә ремонттан соң бала тудыру йорты ачылуга анда 5 февраль көнне Злата исемле кыз бала дөньяга килде. Баланың буе 60 см, авырлыгы 3 кг 952 грамм. Златаның әти-әниләре Евгений һәм Мария Исаевалар Тәтеш шәһәрендә торалар. Алар гаиләсендә бу икенче бала, беренче кызлары Ева исемле. Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә бәхетле ата туу турында таныклык һәм сувенир бүләк алды.

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International