Чистайның ЗАГС бүлеге белән Чистай, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары Пенсия фонды Идарәсенең үзара ярдәме

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

2018 елның 8 февралендәЧистай муниципаль  районы башкарма комитеты бүлеге начальнигы Чистай шәһәре, Чистай  һәм Яңа Чишмә районнары буенча Пенсия фонды Идарәсенең отчет җыелышында катнашты.Үзенең чыгышында В.Н. Белова- Реутина узган 2017 елның  ЗАГС бүлеге өчен төрле вакыйгаларга, чараларга бай булуын, шулай ук пенсиядә яңадан исәпләүләр барлыкка килү сәбәпле, гражданлык хәлен теркәүче документлар өчен мөрәҗәгать итүче гражданнарның артуы турында сөйләп үтте.

Шулай итеп, яңадан таныклыклар һәм архив белешмәләре генә дә 10 меңнән артык бирелгән.

 ЗАГС бүлеге белән Пенсия фондының  үзара бәйләнешендә  дә сораулар җитәрлек.Болар – ана капиталын тапшыру буенча тантаналы чаралар,ведомствоара мәгълүмати уртак эш (СМЭВ), бала туу турында таныклык алырга килгән ата- аналарга балага СНИЛС формалаштырырга кирәклеге турында  яшь ата- аналарга консультация, үлгән туганыңны күмүгә бирелүче  пособиене алу тәртибе турында аңлату.  Әлеге үзара бәйләнеш  дәүләт мәнфәгатьләрен саклаган кебек үк, гражданнарның һәм аларның гаиләләренең мәнфәгатьләрен саклауга юнәлдерелгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International