Сарман муниципаль районында Бөтенроссия чаңгы ярышлары

2018 елның 9 феврале, җомга

9 февраль көнне Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтте. Барлык спорт сөючеләр бу көнне бәйрәм итеп кабул иттеләр. Өлкәннәр "Өченче яшь" номинациясендә ярыштылар,  җитәкчеләр арасында VIP-узыш булды, яшь буенча төркемнәргә бүленгән ярышчылар узыштылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырылды. Ярышларда иң өлкән һәм иң кече спортчыларны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан бүләкләнделәр. Ярышта ГХАТ бүлеге белгечләре дә актив катнашып призлы урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International