2018 елның 8 февралендә Түбән Кама ГХАТ Идарәсендә тантаналы рәвештә Угольниковлар гаиләсендә туган беренче балага исем кушу тантанасы узды.
Яшь ата-ана Игорь белән Анна улларына «Ярослав» дип исем кушканнар, борынгы телдән тәрҗемә иткәндә әлеге исем «Якты, данлыклы» дигәнне аңлата.
ГХАТ Идарәсе белгечләре Угольниковлар гаиләсенә улларының туу турында таныклыгын һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау адресын һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Айдар Рәис улы Метшинның котлау открыткасын тапшырдылар, ныклы сәламәтлек, ак бәхет һәм улларын тәрбияләүдә зур уңышлар теләделәр.