9 февраль көнне Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 7 гаиләгә ана капиталына сертификат тапшырылды.
ГХАТ бүлегенең җитәкче вазыйфаларын башкаручы Фәния Гаязова залда утыручы бәхетле гаиләләрне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде. Алыштыргысыз “Семейные Страницы” мәгълүмати җыентыкны тапшырды.
Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең контроль-ревизия бүлеге җитәкчесе Фәрит Закиров һәм Мамадыштагы бүлеге җитәкчесе Шамил Хәсәнов бәхетле ата-аналарны сөенечле вакыйгалары белән тәбрикләде, сертификатларны тапшырганда аларны законлы рәвештә куллану мөмкинлекләрен тәфсилләп сөйләде.