Тәтеш районы Пенсия фонды идарәсенең конференц залында Пенсия фонды идарәсе коллективының, 2017 нче ел нәтиҗәләре һәм 2018 нче елга төп бурычлар буенча, отчет җыелышы булып узды. Чакырылучылар арасында Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Р.Х.Сафиуллов , районның прокурор ярдәмчесе, Тәтеш районы суд приставлары хезмәте бүлеге башкаручысы, “Авангард” газетасы редакторы, ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.Дианова.
Доклад белән Пенсия фонды идарәсе башлыгы И.А.Большакова чыгыш ясады.Ул үзенең докладында идарәнең һәрбер юнәлеше буенча эш нәтиҗәләре белән кыска һәм аңлаешлы итеп таныштырды.
Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге мөдире Л.М. Дианова пенсия белән тәэмин итүне күтәрү буенча ведомтволар арасында үзара бәйләнеш нәтиҗәләре турында информация ясады.