Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100-нче бала теркәлде. 2018 елда 100-нче туу турында таныклык иясе Евгений Винокуров булды, Яшел Үзән шәһәренең яңа кешесе. Яңа туган малай – Винокуровлар гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килде.
ГХАТ бүлегенең баш белгече Алсу Галиуллина яңа туган сабый баланың туу турында актын теркәгәндә бәхетле ата-аналарга туу турында таныклыкны һәм Татарстан Республикасы Президентының котлау хатын тапшырды.