2018 нче елның 9 нче февралендә Мамадыш районы буенча Пенсия фондының 2017нчы ел йомгакларына багышланган киңәшмәсе узды.
Төп доклад белән Россия Пенсия фондының ТР Мамадыш районы буенча идарәсе Шамил Хәсәнов чыгыш ясады. Ул узган елгы эшчәнлекләренә йомгак ясап, агымдагы елга бурычлар билгеләде.
Район башлыгы Анатолий Иванов һәм Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Пенсия идарәсенең контроль-ревизия бүлеге җитәкчесе Фәрит Закиров коллективның эш күрсәткечләрен югары бәяләделәр.
Киңәшмәдә шулай ук районның социаль яклау бүлеге , мәшгульлек үзәге, ГХАТ бүлеге вәкилләре , оешма җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә ахырында коллективның бер төркем хезмәт алдынгыларына Мактау граматалары тапшырылды.