ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

20 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә яшь бөгелмәлеләргә Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру тантанасы булды. Чарада шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, шулай ук ата-аналар катнашты. Чарада катнашучылар игътибарына гражданлык-патриотик юнәлештәге сорауларга җавап бирергә кирәк булган викторина тәкъдим ителде.

Биектау районы ГХАТ бүлегендә 2020 нче елның беренче игезәкләрен теркәделәр.  2020 елның 20 февралендә Гараевлар Динар һәм Гүзәл гаиләсендә кызлар туды. Нәниләргә матур исемнәр Камелия һәм Амелия дип куштылар, алар гаиләдә икенче һәм өченче бала булып тудылар.  Кызларны тәрбияләүдә әти-әниләренә 6 яшьлек олы уллары Әмир ярдәм итәчәк.

         2020 елның 20 февралендә, матур туй көнендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 17 пар язылышкан. 

2020 елның 20 февралендә, Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу елында Түбән Камада 100-нче парны теркәделәр.


19
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

ГХАТ бүлеге белгече ата-аналарга һәр яңа туган баланың исеменең әһәмияте һәм аның килеп чыгышы турында сөйләде.

Кайбыч районыннан Фирнат һәм Альбина Хикматуллиннар гаиләсе «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе һәм беренче бала туган өчен биш мең сумлык акчалата сертификатка лаек булды. Республиканың юбилей елында, 24 гыйнварда, беренче балалары кызлары Динә дөньяга аваз салды.

Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан 2020 нче елның 19 нчы февралендә Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Кашапова Ясминә Газинур кызының тууы теркәлде.


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның 18 февраль аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 300 бала туу турында акт теркәлде. 2020 елнын 13 февраль көнне Корюшов Михаил Павел улы һәм Людмила Игорь кызы гаиләсендә икенче бала туган. Балага матур Станислав исеме кушылды.

18 февральдә Бөгелмә Үзәк район хастәханәсенең хатын-кызлар консультациясендә, имин бала тудыруга әзерлек мәктәбендә, булачак әниләр белән Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко очрашты.

Актаныш районы ЗАГС бүлегендә   20 нчы бала булып теркәлгән Әминәгә туу таныклыгы тапшырылды. Бәхетле әти –  Вазетдинов Алмаз Назим улы хәм әнисе – Взетдинова Зөхрә Рәис кызы өченче балалары- кызларына Әминә исеме куштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International