Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан 2020 нче елның 19 нчы февралендә Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә Кашапова Ясминә Газинур кызының тууы теркәлде.
ГХАТ бүлеге җитәкчесе Я.Ш. Магалимова Газинур һәм Миләүшә Кашаповларны беренче балалары – Ясминә исемле кызлары туу белән котлады, бу исә «җәннәт чәчәге» дигән сүз һәм аны тормышында беренче документ – туу турында таныклык тапшырды.
Мөслим районы башлыгы урынбасары А. М. Әхмәтҗанов яшь парларны котлады, кыйммәтле бүләкләр тапшырды һәм Кашаповлар гаиләсенә сабыйларының сәламәт, игелекле булып үсүен һәм бары тик шатлык кына китерүен теләде.