Әлмәт шәһәрендә 300 бала туган

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

2020 елның 18 февраль аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 300 бала туу турында акт теркәлде. 2020 елнын 13 февраль көнне Корюшов Михаил Павел улы һәм Людмила Игорь кызы гаиләсендә икенче бала туган. Балага матур Станислав исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, аларга баланың  беренче дәүләт документын – туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты  Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сезнең гаиләдә бүген үзегезнең елмаючан кояшыгыз барлыкка килде. Сез чиксез бәхетле, сезнең шушы бәхетегезгә карап без дә куанабыз.  Сабыйның бу дөньяга бәхетле булыр өчен, кешеләргә үрнәк булырдай акыллы-тәүфиклы, зирәк-оста кеше булыр өчен туганлыгына шатланабыз. Аның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International