«Бу безнең гаиләнеке» конкурсының ярымфиналында Татарстанны 13 гаилә тәкъдим итәчәк

2026 елның 5 мае, сишәмбе

Бүген "Татар-информ" агентлыгында узган пресс-конференция барышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, "Ныклы гаилә" фпп реиональ координаторы Эльвира Әхмәтова республикада гаиләләргә булган игътибар хакында ассызыклады. Һәм гаилә темасына багышланган төрле бәйгеләрнең популярлашуы да гаилә кыйммәтләренең ныгуы һәм саклануын билгеләүче бер күрсәткеч булып тора.
2026 елның 11 маеннан 14 маена кадәр Уфада «Бу безнең гаиләнеке» бәйгесенең округ ярымфиналы узачак, анда Идел буе федераль округының 280 гаиләсеннән 1500 дән артык кеше катнашачак. Катнашучылар «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проектының финалына чыгу өчен көрәшәчәк.

Ярымфиналда Идел буе федераль округының барлык 14 төбәгеннән гаилә командалары катнашачак. Аларга «Гаилә булу»темасы белән берләштерелгән интеллектуаль, иҗади һәм спорт сынауларын узарга туры киләчәк. Биремнәрнең бер өлеше Россиянең мәдәни кодына багышланачак.

Ярымфиналда Татарстаннан 13 гаилә командасы катнаша: 6сы Казаннан, 3се Яр Чаллыдан, берәр гаилә Яшел Үзәннән һәм Әгерҗедән, 2се Нурлаттан.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International