Тукай районыныда исем кушу тантанасы үткәрелде

2026 елның 12 мае, сишәмбе

2026 елда Тукай районы 50 еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу юбилей елында районда 50 нче балага тантаналы шартларда исем кушу һәм туу турындагы таныклыкны тапшыру бик символик мәгънәгә ия. Мусабай-Завод авылыннан Динар һәм Алинә Хәмидуллиннар гаиләсендә дүртенче кыз булып туган нәни Раяна шундый «алтын» яңа туган бала булып чыкты. Исем кушу тантанасында Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев күп балалы гаиләне котлады. Ул гаиләгә сәламәтлек, иминлек, ә районда бәхетле гаиләләр күбрәк булуын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International