Актаныш районы ЗАГС бүлегендә 20 нчы бала булып теркәлгән Әминәгә туу таныклыгы тапшырылды. Бәхетле әти – Вазетдинов Алмаз Назим улы хәм әнисе – Взетдинова Зөхрә Рәис кызы өченче балалары- кызларына Әминә исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б. Мухамадиева яшь парларны балалары туу вакыйгасы уңаеннан котлап, чын куңелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт, бәхетле итеп устеруләрен теләде. Бәхетле әти- әнигә Республикабыз Президенты Р.Н.Миңнехановның котлавын һәм туу таныклыгын тапшырды.