19 февраль көнне Казан шәһәренең Киров ГХАТ бүлегендә Киров районының дүрт әнисенә Ана капиталы сертификатлары тапшырылды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

ГХАТ бүлеге белгече ата-аналарга һәр яңа туган баланың исеменең әһәмияте һәм аның килеп чыгышы турында сөйләде. Казан шәһәре Киров районы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге хезмәткәре ата-аналарны гаиләне тулыландыру белән котлады һәм һәр әнигә ана сертификаты тапшырды, шулай ук «балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында» гы Федераль закон нигезендә, ана капиталы гаиләнең торак шартларын яхшыртуга, балаларның белем алуына яки әниләрнең пенсия тупланмаларына тотылырга мөмкин, дип сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International