18 февральдә Бөгелмә Үзәк район хастәханәсенең хатын-кызлар консультациясендә, имин бала тудыруга әзерлек мәктәбендә, булачак әниләр белән Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко очрашты. Ул яңа туган сабыйларны теркәү белән бәйле барлык нечкәлекләр турында сөйләде, бала туу турында таныклык алуга игътибар юнәлтте, документларны рәсмиләштергәндә срокларны үтәүгә аеруча игътибар итте, барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирде.