20 февраль көнне, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, Бөгелмә районы ГХАТ бүлегендә яшь бөгелмәлеләргә Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру тантанасы булды.
Чарада шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары, шулай ук ата-аналар катнашты. Чарада катнашучылар игътибарына гражданлык-патриотик юнәлештәге сорауларга җавап бирергә кирәк булган викторина тәкъдим ителде. Викторина нәтиҗәләре буенча Арсен Сейтумеров җиңүче булды.
Бердәм Россия партиясе җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Әнвәр Фатих улы Әхмәдиев яшь гражданнарны тормышларындагы мөһим вакыйга белән котлады. Ул яшьләргә Россия гражданины исемен намус белән алып баруларын, Ватанының патриотлары булуларын теләде һәм тантаналы шартларда паспортларын тапшырды. Тантаналы чарада шулай ук Бөгелмә районы эчке эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Татьяна Маркова һәм Яшь гвардия җитәкчесе Ринат Дусаев катнашты. Укучылар сараеның вокал коллективы башкаруында барлык катнашучылар өчен дә музыкаль котлау яңгырады.