2020 елның 20 февралендә, матур туй көнендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 17 пар язылышкан.
Махсус көзге датага ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парлар өчен гадәти булмаган мастер-класс әзерләделәр. Кияүләр һәм кәләшләр "String Art" техникасында авторлык картинасын ясап карадылар. Мондый техникадагы кул эшләре тактада кадакларга сузыла торган җепләр белән рәсем ясауны күздә тота, ә җепләре картинаны сурәтли. Бераз сабырлык һәм фантазия күрсәтеп, яшь парлар бөтенләй төрле төсләрдә "йөрәк" дигән стильле рәсемнәр ясадылар.