Беренче игезәкләр

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Биектау районы ГХАТ бүлегендә 2020 нче елның беренче игезәкләрен теркәделәр.  2020 елның 20 февралендә Гараевлар Динар һәм Гүзәл гаиләсендә кызлар туды. Нәниләргә матур исемнәр Камелия һәм Амелия дип куштылар, алар гаиләдә икенче һәм өченче бала булып тудылар.  Кызларны тәрбияләүдә әти-әниләренә 6 яшьлек олы уллары Әмир ярдәм итәчәк.

ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина яшь ата – аналарны гаиләне тулыландыру белән котлады һәм кызларның беренче документын-туу турында таныклыгын һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау открыткаларын тапшырды.

Сүз уңаеннан эйтеп узасы килә Биектау районында  дүрт икеле һәм дүрт нульле көндә 5 никах теркәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International