Кайбыч районында беренче бала өчен гаиләгә сертификат һәм истәлекле билге тапшырылды

2020 елның 19 феврале, чәршәмбе

Кайбыч районыннан Фирнат һәм Альбина Хикматуллиннар гаиләсе «Татарстан АССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе һәм беренче бала туган өчен биш мең сумлык акчалата сертификатка лаек булды. Республиканың юбилей елында, 24 гыйнварда, беренче балалары кызлары Динә дөньяга аваз салды.

Олы Кайбыч авыл җирлеге гражданнарының җыенында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларны әлеге әһәмиятле вакыйга һәм социаль статусның үзгәрүе белән котлады, 2020 ел районда демография елы дип игълан ителүе һәм шуңа бәйле рәвештә район җитәкчелеге бала туганда гаиләләргә ярдәм итү турында Карар кабул итүен билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International