ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Күп кенә парлар үзләренең таныклыкларында истә калырлык даталарын күрергә тели. Тантана өчен иң матур һәм иң көтелгән көннәр, гадәттә, янәшә басып торган яки чиратлашып килгән саннар була. Агымдагы 2020 ел шундый көннәргә бай — «икеле» ләр күбрәк булган саен, яхшырак.

ЗАГС бүлеге – ул кеше тормышында беренче документын-туу турында таныклыкны ала торган урын. Нәкъ менә биредә, традиция буенча, тантаналы шартларда яшь гражданнарга беренче паспортлар тапшырыла. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре Идел буе районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге инспекторы Казан шәһәренең 6 яшь кешесенә, кунакларның көчле алкышлары астында, шәхесне раслаучы документ тапшырды.

20 февраль көнне Сарман авылында яшәүче Вәлишин Илсөяр Яхъя улына 80 яшь тулды. Тормыш иптәше Клара Нурмөхәммәт кызы белән гаилә корып яши башлауларына – 55 ел, зөбәрҗәт туйлары.

Элек-электән, халык риваятьләре буенча, февраль никахлашу өчен бик уңайлы ай булды. Февраль аенда яңа өйләнешүчеләргә халык сынамышлары бәхет һәм үзара аңлашуны, шулай ук озак, ышанычлы һәм имин союзны тәшкил итәчәк.

20 нче февраль көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Төп документны алганчы балалар ГХАТ бүлеге эшчәнлеге белән танышып, гаилә темасына фикер алыштылар.

Аксубай районында «Бөек Җиңү – безнең өчен бер» дигән җирлекара иҗат проектына старт бирелде. Шәрбән авыл җирлеге үз проектын Гашыйклар көнендә яклады. Бу чараның кульминациясе тыл хезмәтчәннәрен һәм быел көмеш һәм рубин туйларын билгеләп үтүче гаилә парларын хөрмәтләү булды.

Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә матур дата 20.02.2020 елда яңа туган бала һәм никах теркәлде.

Туйга әзерләнгәндә иң беренче мәсьәлә – датаны сайлау. Әлбәттә, күп кенә парлар аны елның тиешле вакытына һәм уңайлы көнгә таянып сайлыйлар, әмма кайберләре никах теркәү турында таныклыкта «матур дата» торуын тели.

2020 нче елның ферваль ае парлы даталарга бай ай. 2020 нче елның 20 февралендә  Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә ике парның законлы никахы теркәлде.

Бүген, 2020 елның 20 февралендә «көзге дата» да Әгерҗедә өч гаилә пары никахларын законлы рәвештә теркәделәр. Яңа өйләнешүчеләр бу «матур» дата аларга бәхет китерәчәк, дип саный.

Тэги: ТАССРга 100 ел

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International