ЯҢАЛЫКЛАР


22
февраль, 2020 ел
шимбә

2020 елның 22 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Лемасовлар гаиләсе искиткеч вакыйганы билгеләп үттеләр-нәкъ 25 ел элек алар үзләренең язмышларын бер-берсенә берләштерделәр.

Лилия һәм Илфак Әбүнәгыймовлар балалар бакчасына бергә йөргәннәр, бер сыйныфта укыганнар, хәтта бер парта артында утырганнар. Моннан 25 ел элек, нәкъ Илфакның әти-әнисе Гариф абый белән Саимә апаның бергә торуларына 25 ел булган көнне, алар никахларын теркәгәннәр.


21
февраль, 2020 ел
җомга

21 февральдә Бөгелмә бала тудыру йортында 2020 елда туган 100нче баланы тантаналы шартларда өенә озату булды. Данияр 17 февраль көнне дөньяга килә. Ирле-хатынлы Гүзәл һәм Руслан Мөгиновлар күп балалы ата-ана булдылар.

Тэги: ТАССРга 100 ел

21 февральдә  Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда 14 яше тулган яшь гражданнарга Россия паспортын тапшыру тантанасы үтте. Иң элек музей директоры Дания Кәшипова паспортның килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Аннан кыска метражлы документаль фильм күрсәтелде.

Халык традицияләре буенча февраль ае туйлар үткәрү өчен иң яхшы ай булып санала. Февраль аенда уздырылган туй яшь парларга ныклы никах бүләк итәчәк, алар арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булачак.

Тэги: ТАССРга 100 ел

Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ирина Александровна Большакова 6 әнигә ана капиталыннан дөрес файдалану теләге белән сертификатлар тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Л.М. Дианова Булат Климовскийга, Юрий Участкинга аларның гаиләләрендә уллары Ярослав һәм Тамерлан туу турында таныклыклар тапшырды, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннихановның балалары туу белән котлау сүзләрен җиткерде.  

Бәйрәм алдыннан ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы булды. Ун яшүсмергә төп документны кызы Татарстан Республика буенча күп функцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесенең Кукмара филиалы бүлеге башлыгы Минемуллина Лилия Миннерамил кызы тапшырды.

21 февральдә дөньяның барлык илләрендә дә туган тел көне билгеләп үтелде. Бу көнне Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Брылин Дмитрий һәм Волкова Наталья үзләренең никахларын теркәделәр.

Кеше тормышында озак елларга истә калырлык вакыйгалар була. Тәүге тапкыр паспорт алу – шундый мизгелләрнең берсе. Аеруча да паспорт алу тантаналы мөхиттә үтсә. Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең  Балтач  районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Хафизов, Балтач районының «Бердәм Россия» партия җитәкчесе Айрат Хәйруллин, «Яшь гвардия» җитәкчесе Зилия Мортазина килделәр.

2020 елның 21 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телләр Салават күпере» дип исемләнгән рәсем конкурсына йомгак ясалды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International