21 февральдә дөньяның барлык илләрендә дә туган тел көне билгеләп үтелде. Бу көнне Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Брылин Дмитрий һәм Волкова Наталья үзләренең никахларын теркәделәр.
иках теркәү рус телендә, яшь парларның туган телендә узды. Яшь парны законлы ир белән хатын игълан иттеләр, шуннан соң аларга беренче гаилә документы – Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә басылып чыккан никахлашу турында таныклык тапшырдылар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләне котладылар һәм озын гомер теләделәр.