Лилия һәм Илфак Әбүнәгыймовлар балалар бакчасына бергә йөргәннәр, бер сыйныфта укыганнар, хәтта бер парта артында утырганнар. Моннан 25 ел элек, нәкъ Илфакның әти-әнисе Гариф абый белән Саимә апаның бергә торуларына 25 ел булган көнне, алар никахларын теркәгәннәр.
Фәния һәм Рауфан Галимовлар, Светлана һәм Илшат Шакировлар, Раушания һәм Айрат Сафиуллиннар да гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча 25 ел матур гомер кичерәләр.
Яшь парны һәм чараның кунакларын Түбән Камадагы бер оешмада профсоюз комитетын җитәкләүче Фәгыйль Гатиятов та котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.