2020 елның 21 февраль көнендә Балтач районы ЗАГС бүлегендә 17 балага тантаналы рәвештә паспорт тапшыру тантанасы үтте

2020 елның 21 феврале, җомга

Кеше тормышында озак елларга истә калырлык вакыйгалар була. Тәүге тапкыр паспорт алу – шундый мизгелләрнең берсе. Аеруча да паспорт алу тантаналы мөхиттә үтсә. Балаларны истәлекле мизгелләре белән тәбрикләр өчен Россия федераль миграция хезмәтчелеге идарәсенең  Балтач  районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Хафизов, Балтач районының «Бердәм Россия» партия җитәкчесе Айрат Хәйруллин, «Яшь гвардия» җитәкчесе Зилия Мортазина килделәр.

Укучыларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән  ветераннар Советы рәисе Р.Абдуллин  тәбрикләде.Бәйрәм уңаеннан мөһим документны балалар капитан – Павлов Андрей Петр улы кулыннан алдылар. Ул укучыларга изге теләкләрен җиткерде һәм илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International