Яшь сарманлыларга паспорт тапшыру тантанасы

2020 елның 21 феврале, җомга

21 февральдә  Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда 14 яше тулган яшь гражданнарга Россия паспортын тапшыру тантанасы үтте. Иң элек музей директоры Дания Кәшипова паспортның килеп чыгу тарихы белән таныштырды. Аннан кыска метражлы документаль фильм күрсәтелде.

Паспорт алучыларны гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина котлады, миграция хезмәтенең район бүлеге өлкән инспекторы Гөлнара Фатихова укучыларга шәхесләрен раслаучы төп документларны тапшырды, иң изге теләкләрен юллады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International