Бөгелмәдә 2020 елның 100нче баласы тууы теркәлде

2020 елның 21 феврале, җомга

21 февральдә Бөгелмә бала тудыру йортында 2020 елда туган 100нче баланы тантаналы шартларда өенә озату булды. Данияр 17 февраль көнне дөньяга килә. Ирле-хатынлы Гүзәл һәм Руслан Мөгиновлар күп балалы ата-ана булдылар.

Яңа туган сабыйның ата-анасына тантаналы шартларда туу турында таныклык, «ТАССР оешуга 100 ел» истәлекле медале, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның котлау хаты һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Рөстәм улы Закировтан акчалата сертификат тапшырылды. 

Бәхетле әти-әни адресына район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Анатольевна Плехановадан, Бөгелмә район хастаханәсенең баш табибыннан, Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесеннән котлау сүзләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International