21 февраль, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә районның кечкенә гражданнарына туу турында таныклыклар, ана (гаилә) капиталы сертификатлары, 14 яше тулган гражданнарга паспортлар тапшырылды

2020 елның 21 феврале, җомга

Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ирина Александровна Большакова 6 әнигә ана капиталыннан дөрес файдалану теләге белән сертификатлар тапшырды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Л.М. Дианова Булат Климовскийга, Юрий Участкинга аларның гаиләләрендә уллары Ярослав һәм Тамерлан туу турында таныклыклар тапшырды, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән котлады һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миннихановның балалары туу белән котлау сүзләрен җиткерде.  

«Автоградбанк» өстәмә офисы начальнигы Инна Владимировна Гавчева ата-аналарга ана капиталы ярдәмендә ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде һәм сувенирлар тапшырды.

Тәтеш районы буенча Россия ФМХИ начальнигы В.Г. Зубова 14 яше тулган укучыларга парпортлар тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International