Бәйрәм алдыннан ЗАГС бүлегендә паспорт тапшыру тантанасы булды. Ун яшүсмергә төп документны кызы Татарстан Республика буенча күп функцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесенең Кукмара филиалы бүлеге башлыгы Минемуллина Лилия Миннерамил кызы тапшырды.
Мөһим вакыйга белән яшүсмерләрне ГХАТ бүлеге җитәкчесе Латыпова Зөлфия Таһир кызы котлады, котлау сүзләре белән район ветераннар советы рәисе Иванов Валентин Константинович чыгыш ясады. Шатлыкны бүлешергә яшүсмерләрнең әти-әниләре дә килгән иде. Балалар РФ гражданины исемен лаеклы йөртергә сүз бирделәр.