Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган рәсем конкурсы узды

2020 елның 21 феврале, җомга

2020 елның 21 февралендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телләр Салават күпере» дип исемләнгән рәсем конкурсына йомгак ясалды. 

Конкурс ГХАТ Идарәсе хезмәткәрләренең балалары арасында алты яшьтән алып унике яшькә кадәрге балалар арасында оештырылды. Оештыручылар фикеренчә, балалар үз эшләрендә Туган тел тарихына, мәдәниятенә карата мөнәсәбәтне чагылдырырга, «толерантлык» һәм «патриотизм»ның нәрсә икәнлеген күрсәтергә тиеш булган.

Конкурсантларның рәсемнәре матур, кызыклы һәм эчтәлекле булды, ә башкару техникасы (акварель, гуашь, төсле карандашлар, фломастерлар һәм балавыз ваклары) авторның шәхси позициясен ассызыкларга мөмкинлек бирде. Конкурс комиссиясе эше нәтиҗәләре буенча дуслык җиңде. Конкурста катнашучыларның барысына да татлы бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International