Халык традицияләре буенча февраль ае туйлар үткәрү өчен иң яхшы ай булып санала. Февраль аенда уздырылган туй яшь парларга ныклы никах бүләк итәчәк, алар арасында җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр булачак.
Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, 2020 елның 21 февралендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә Брижак Вадим һәм Григорьева Людмила 100 нче пар булып теркәлделәр.
ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны никахлашу көне белән котладылар! Тормышыгыз мул булсын, йортларыгызда балалар көлүе яңгырасын һәм һәрвакыт ышаныч, өмет һәм мәхәббәт яшәсен!