Бүген, 2020 елның 20 февралендә «көзге дата» да Әгерҗедә өч гаилә пары никахларын законлы рәвештә теркәделәр. Яңа өйләнешүчеләр бу «матур» дата аларга бәхет китерәчәк, дип саный.
Әгерҗе районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина яңа өйләнешкән Илнар Ясавиев – Алеся Муллахметова, Рамил Гыйззәтов – Анастасия Красноперова һәм Фаргиз Фарвазов – Лилия Рязанова гаиләләрен теркәделәр. Илнар Ясавиев һәм Алеся Муллахметоваларга тантаналы төстәТАССРның 100 еллыгына багышланган юбилей медале тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, истәлекле дата - Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан, республика муниципаль районнарда яшь парларга тапшырыла торган юбилей медален гамәлгә куйды. Яшь парлар истәлекле бүләкне Әгерҗе районы Башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Сергеевич Авдеев кулыннан кабул итеп алды.
«Сез үз гаиләгезне истәлекле һәм мөһим вакыйгалар алдында төзергә булдыгыз. Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Сезгә бәхет, гаилә иминлеге, сезнең йортны балалар көлүе һәм шатлыгы тулыландырсын, барысы да яхшы булсын», – диде Андрей Авдеев, яшь парга «ТАССРга 100 ел»истәлекле билгесен тапшырганда.