ЗАГС бүлеге – ул кеше тормышында беренче документын-туу турында таныклыкны ала торган урын. Нәкъ менә биредә, традиция буенча, тантаналы шартларда яшь гражданнарга беренче паспортлар тапшырыла.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре Идел буе районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге инспекторы Казан шәһәренең 6 яшь кешесенә, кунакларның көчле алкышлары астында, шәхесне раслаучы документ тапшырды.
Илебезнең барлык гражданнарына да Ватанга мәхәббәт, аның язмышы өчен җаваплылык хас. Шул ук вакытта безнең һәркайсыбыз тормышыбыз, ирекебез, хокукларыбыз дәүләт тарафыннан ышанычлы якланганлыгына ышанычлы булырга тиеш. Һәм бу безнең илнең Төп законы – Конституция тәэмин итә.
ГХАТ бүлеге белгече балаларны безнең илдә паспорт барлыкка килүнең тарихи мизгелләре, Россия Федерациясе гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары белән таныштырды. Балалар олы тормышка аяк басу һәм якынлашып килүче 23 февраль, чын ир – атлар-Ватанны саклаучылар көне белән котлауларны кабул иттеләр.