20 нче февраль көнне Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә паспортлар тапшыру тантанасы үтте. Төп документны алганчы балалар ГХАТ бүлеге эшчәнлеге белән танышып, гаилә темасына фикер алыштылар.
Балалар белән тантаналы минутларны зур кунаклар уртаклашты. Алар арасында район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Айрат Шакиров, «Яшь гвардия» иҗтимагый оешмасының Мамадыш районындагы җирле бүлекчәсенең җитәкчесе Рафил Самигуллин, «Бердәм Россия» җирле партиясе җитәкчесе Голнур Хурамшина, җирле МФЦ учреждениясе җитәкчесе Елена Молостова, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова.
Паспортларны малайлар һәм кызлар зур кунаклар кулыннан алдылар. Сигез яшь гражданнарны әлеге истәлекле көн белән тәбрикләделәр, «Бердәм Россия» партиясе исеменнән әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар. Бәйрәм истәлекле фотога төшү белән тәмамланды.