20 февраль көнне Сарман авылында яшәүче Вәлишин Илсөяр Яхъя улына 80 яшь тулды. Тормыш иптәше Клара Нурмөхәммәт кызы белән гаилә корып яши башлауларына – 55 ел, зөбәрҗәт туйлары.
Ике бәйрәм уңаеннан Вәлишиннар бик күп тәбрик сүзләре, мактау һәм хөрмәт кабул иттеләр. Иң элек юбилярларны район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде. Ул Илсөяр Яхъя улына «ТАССР төзелүгә – 100 ел» истәлек билгесе һәм гаилә исеменә район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Ветеран ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының Рәхмәт хатына да лаек булды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Шәрипов, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев, ГХАТ бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина, район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнеголов, социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, «Шәфкать» үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, якыннары, туганнарыа юбилярларга изге теләкләрен җиткерделәр. Илсөяр абыйның элекке хезмәттәше Әшрафулла Зарипов теләкләрен шигырь юлларына салган иде.