20.02.2020 Әлмәт шәһәренең туйлар

2020 елның 20 феврале, пәнҗешәмбе

Туйга әзерләнгәндә иң беренче мәсьәлә – датаны сайлау. Әлбәттә, күп кенә парлар аны елның тиешле вакытына һәм уңайлы көнгә таянып сайлыйлар, әмма кайберләре никах теркәү турында таныклыкта «матур дата» торуын тели.

20.02.202020 елның иң «матур» датасында Әлмәт шәһәренең Никахлашу сараенда унбиш пар үзләренең никахларын теркәделәр.

ГХАТ идарәсе белгечләре яшь парларны истәлекле вакыйга – гаилә корулары белән котлыйлар. Бәхетле булыгыз, бер-берегезне яратыгыз, хисләрегезне кадерләп саклагыз. Сезнең гаилә бәхете мәхәббәт һәм наз белән тулы булсын. Йортыгыз сабыйларыгызның шатлыклы көлүе белән тулсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International