2020 елның 20 февралендә, Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу елында Түбән Камада 100-нче парны теркәделәр.
Юбилей пары – Гыйрфанов Илнур һәм Овчинникова Дарьяның туй тантанасы матур көзге датага – «20.02.2020»га туры килде.
Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Илнур һәм Дарьяга «Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы»истәлек билгесен тапшырды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина гаиләләргә бәхет һәм гаилә иминлеге теләп, никах теркәү турында таныклык һәм ГХАТ Идарәсенең юбилей сертификаты тапшырды. Котлауларга яшь парлар – «Магистраль» АХК» ҖЧҖ директоры урынбасары Айдар Шәйгарданов һәм Түбән Кама мәдәният йорты директоры Алсу Газизуллина да кушылды.