Еллар үткән саен, бер-береңә карата җылылык һәм ихлас мөнәсәбәтләрне саклап калу һәркемнең дә кулыннан килми. Бары мәхәббәт, тугрылык, хөрмәте кенә аларга шушы датага ирешергә ярдәм иткән.
Апрель - үләннәр, агачлар, куаклар яшелләнә һәм чәчәк ата башлый торган ай. Нәкъ менә шушы айда без чын-чынлап яз килүен тоя башлыйбыз. Бәлки, шул сәбәпле, апрель аенда туган балалар дустанә һәм кайнар характерга ия. Алар лидерлык сыйфатлары, нык сәламәтлек һәм оптимизм белән аерылып тора-апрель аенда Аксубай районы ГХАТ бүлеге тарафыннан ун малай һәм биш кыз теркәлгән.
Бөек Ватан сугышы ветераннары Миннебай Миннекаевка, Харис Садыковка һәм Мәгъдәнүр Юсуповка Бөек Җиңү көне уңаеннан юбилей медальләре, Республика һәм район җитәкчелеге исеменнән бәйрәм бүләкләре тапшырылды.
ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75-еллыклары уңаеннан Урыссуның «Яңарыш» паркында агачлар утырттылар.
Әлеге изге эштә район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, депутатлар, торак-коммуналь хуҗалык, ГХАТ хезмәткәрләре чыкты.
19 апрель көнне Зур Лызи 2 өлештә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Ивановна Никитина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Юбилярга Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавын, Балтач муниципаль районы башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Шулай ук соңгы эш урыныннан, авыл җирлегеннән һәм авыл хуҗалыгы предприятиесеннән килгән вәкилләр дә үз бүләкләрен тапшырды. Бүләкләр юбилярга туганнары аша тапшырылды.
Урыссу бала тудыру йортында туган сабыйны чыгардылар. Наил һәм Рүзилә Кашафетдиновлар гаиләсендә көтеп алган икенче сабыйлары. Яңа туган нарасыйга Аида дип исем кушканнар.
“Озын гомернең сере нидә?” дигән сорауга җавапны бик күп галимнәр эзли. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләрнең 85 еллыгын билгеләп үтүләре билгеле, әмма 100 һәм аннан да күбрәк яшькә кадәр җитү өчен нишләргә кирәк булуы әлегә кадәр сер булып кала.
Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге белгечләре Бөек җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Хәтер бакчасы” дигән халыкара акциядә катнаштылар.
Гомуми изоляция режимы безнең тормышка үз төзәтмәләрен кертә. Никах теркәүгә гариза биргән яшь парларга да үз планнарын үзгәртергә туры килә. Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, тантаналы язылышу гамәлдән чыгарылды.
2020 елның 16 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган яңа рубрика старт алды.