Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Ивановна Никитинаның 90 яшьлек юбилее

2020 елның 19 апреле, якшәмбе

19 апрель көнне Зур Лызи 2 өлештә гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мария Ивановна Никитина үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.Юбилярга Россия Федерациясе Президентының шәхси котлавын, Балтач муниципаль районы башлыгы исеменнән рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк тапшырдылар. Шулай ук соңгы эш урыныннан, авыл җирлегеннән һәм авыл хуҗалыгы предприятиесеннән килгән вәкилләр дә үз бүләкләрен тапшырды. Бүләкләр юбилярга туганнары аша тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International