“Озын гомернең сере нидә?” дигән сорауга җавапны бик күп галимнәр эзли. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы кешеләрнең 85 еллыгын билгеләп үтүләре билгеле, әмма 100 һәм аннан да күбрәк яшькә кадәр җитү өчен нишләргә кирәк булуы әлегә кадәр сер булып кала.
Гомер озынлыгы 25% ка геннар белән, ә 75%ты яшәү рәвеше белән бәйле дип билгеләнә. Әмма 100 яшькә кадәр яшәгәннәр - озак яшәүнең сере үзеңне яратуда диләр.
Тәтеш районында ике кеше 100 яшен тутырда, ә икесе исә 100 еллыкларын билгеләп үтәргә җыеналар. Әле күптән түгел генә Тәтеш шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Николаевич Романов үзенең 101 нче туган көнен билгеләп үтте.