Гомуми изоляция режимы безнең тормышка үз төзәтмәләрен кертә. Никах теркәүгә гариза биргән яшь парларга да үз планнарын үзгәртергә туры килә.
Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, тантаналы язылышу гамәлдән чыгарылды. Кунаклар юк, фотосессияләр юк. Күп кенә парлар туйны соңрак вакытка күчерделәр.
Шулай да үз мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә рәсмиләштерергә ниятләгән яшь парлар өчен никах теркәү аерым режимда – бары тик яшь пар һәм регистратор катнашында гына уза. Куркынычсызлык чараларын үтәргә кирәк, шуңа күрә кияү, кәләш һәм регистратор саклагыч битлекләрдә һәм перчаткаларда тора.
Тик яшьләрнең шатлыгыннан бернәрсә дә комачауламый! Аларның битлек астыннан күзләре бәхет һәм наз белән балкый!
Аларның берлеге нык булсын!