ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75-еллыклары уңаеннан Урыссуның «Яңарыш» паркында агачлар утырттылар.
Әлеге изге эштә район Советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, депутатлар, торак-коммуналь хуҗалык, ГХАТ хезмәткәрләре чыкты.
- Бүген без әлеге территориядә 50 юкә һәм 50 миләш агачлары утыртабыз. Атнаны изге эштән башладык. Мондый чаралар районыбызның барлык авылларында да уза. Изге ураза аенда утырткан агачларыбыз, һичшиксез үсеп китәрләр, дип уйлыйбыз. Агач утыртуда теләге булган һәркем катнаша ала, - дип сөйләде башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбсары Равил Шәрипов.