Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы алдыннан, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Сугыш балалар күзлегеннән» дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы узды.
Георгий тасмасы - ул Бөек Ватан сугышында фашизмны җиңеп чыккан, көрәшкән халыкның рухы сынмаган символы. Бу символ -ветераннарга хөрмәт белдерү, яу кырында ятып калганнарны искә алу, фронт өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәт белдерү.
«Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Ермиловлар гаиләсен «көмеш» гаилә юбилейлары белән котладылар.
2020 елның 28 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә – Түбән Кама горурлыгы» муниципаль конкурсына йомгак ясалды.
Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә балаларны теркәүче ата – аналар бүлек хезмәткәрләреннән шатлыклы вакыйга-гаиләдә сабый туу белән ихлас котлаулар алалар.
2020 елның 27 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Дөньяга тынычлык!» 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чара. 1 нче балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә ике яшь категориясендә уздырылды: 12-14 яшь һәм 15-18 яшьлекләр.
Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге гражданнарга искә төшерә: санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан туу, үлү, шулай ук гаилә законнары нигезендә аерым шартлар булганда никах теркәү эшләре алып барыла.
2020 елның 25 апрелендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 6 никах теркәлде.
Тәтеш шәһәрендә яшәүче Елена һәм Владимир Дмитриевлар гаиләсендә уллары Виталий туды - бу аларның гаиләсендә дүртенче бала. Ә өлкән балалар кечкенә энеләре белән очрашуга әзерләнәләр.
2020 елның 23 апрелендә, Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көнендә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре үзләренең иң яраткан әсәрләрен атадылар.