ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2020 ел
дүшәмбе

Апрель аенда Бөгелмә районында 80 бала туды. Малайлар, кызларга караганда 10га артыграк. Бөгелмәдә 17 гаилә күп балалы булды, аларның гаиләләрендә 3нче бала туды. Апрель аенда дүрт гаиләдә дүртенче бала туды. Беренче балалар – 30 гаиләдә, икенче бала – 29 гаиләдә барлыкка килде.


3
май, 2020 ел
якшәмбе

Буа бала тудыру йортында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында туган йөзенче сабыйны котладылар. 30 апрельдә дөньяга килгән 4,3 кг авырлыктагы малайны Данил дип атадылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ләйсән Сөнгатуллина һәм "Буа үзәк район хастаханәсе" баш табибы Рөстәм Самерханов Андрей һәм Рәзилә Герасимовлар гаиләсен котладылар, туу турында таныклык, балалар товарлары алу өчен бүләк сертификаты һәм башка бүләкләр тапшырдылар.


2
май, 2020 ел
шимбә

2020 нче елның язы Мамадыш районын икенче пар игезәкләр белән сөендерде. Апрель ае ахырында Николай һәм Светлана Елиннар гаиләсендә ул һәм кыз дөньяга аваз салды. Сабыйларга әти-әниләре бик күркәм Илья һәм София исеме сайлаганнар.


1
май, 2020 ел
җомга

Чистай муниципаль районы ГХАТ бүлеге май бәйрәменә әзерләнә. Хәзерге вакытта ЗАГС урнашкан Иске сәүдәгәрләр йорты бинасы тирәсендәге территория тәртипкә китерелә.

Йорт якынча 1847-48нче елларда Чистай сәүдәгәрләре, бертуган Мешкичевлар тарафыннан төзелгән. 20 гасыр башында бина, усадьба һәм барлык ишегалды корылмалары белән бергә, сатылып, танылган 1 нче гильдия сәүдәгәре Е.Д. Мясников карамагына күчә.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2020 елның апрель аенда туучылар санына йомгак ясадылар һәм яңа туган балалар өчен иң популяр исемнәрне атадылар.


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән иң яраткан халык бәйрәмнәренең берсе – Беренче Май белән котлыйбыз!

Апрель аенда Баулы ГХАТ бүлегендә 16 сабый теркәлде: 11-малай һәм 5 кыз. Шуларның 6 гаиләдә  беренче бала, 6 – икенче, 3 –  өченче, 1 – дүртенче  бала булып туган. Бәхетле әти-әниләр балаларына Али, Ахмед, Әмир, Данияр, Илья, Егор, Нияз, Руслан, Самир, Тимур, Эмиль, Айлина, Амира, Жасмин, Ильмира, Лариса дигән матур исемнәр бирделәр.

Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан апрель аенда никахларны теркәү аерым шартлар буенча гына үткәрелде. Дүрт пар бу катлаулы чорда үз мөнәсәбәтләрен ныгыттылар.


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

29 апрель көнне Аксубай районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге тарафыннан 2020 елның беренче игезәкләре теркәлде. Сабыйлар Андрей һәм Людмила Шуркиннарның күп балалы гаиләсендә дөньяга килгән.

Проектның максаты: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, «сугыш чоры балаларының» героик үткәне турында хәтерне саклау; сугыш елларында сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан һәм тылда хезмәт иткән хатын-кызлар турында кайгырту күрсәтү; Ватан тарихына карата кызыксыну уяту, патриотик хисләр тәрбияләү, сугышта катнашучы хатын – кызларның, һәлак булган һәм тыл хезмәтчәннәренең батырларча үткәне өчен ихтирам һәм горурлык тәрбияләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International