1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында, Россия Федерациясе Президентының 13.06.2009 елдагы Указы нигезендә, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, «Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы»юбилей медален тапшыру өчен, Чистай шәһәрендә яшәүче тыл хезмәтчәннәрендә булдылар.
Без азатлык, тыныч күк йөзе өчен көрәшкән, яу кырында ятып калган һәркемне хәтерлибез һәм аларны искә алабыз. Безгә тынычлык нинди югалтулар бәрабәренә яуланганын беркайчанда онытырга ярамый. Бүген Җиңү бәйрәменә алып килгән миллионлаган Ватанны саклаучылар батырлыгы алдында баш иябез.
Әлеге бәйрәм алдыннан Тәтеш районы ЗАГС бүлеге белгечләре “Җиңү тәрәзәсе” акциясендә катнаштылар.
Чистай ЗАГС бүлегендә 2020 елның 7 маенда 200-нче сабыйның тууы дәүләт теркәвенә алынды.
«Нык гаилә» партия проектын тормышка ашыру кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Валдавиннарның «бриллиант» туйларын билгеләп үттеләр.
2020 елның 7 маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең рәсми инстаграм-битендә Instagram да рәсемнәр күргәзмәсе эшли башлады. Экспозиция «Тынычлык дөньясына!». Конкурс 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган иде. Конкурс 1 нче балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә үткәрелде.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге белгечләре һәр тапкыр яңа туган сабыйны теркәп, күп балалы гаиләне котларга һәм билгеләп үтәргә бик шат. Чөнки мондый гаилә безнең ярдәмгә һәм аңга мохтаҗ.
Бала туу-һәр гаилә тормышында иң мөһим һәм бәхетле вакыйгаларның берсе. Бу-бөтен дөнья белән уртаклашасы килә торган бәхет. 2020 елның 6 маенда Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 100 нче номер астында туу турында акт теркәлде.
2020 елның 4 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 19 бала: 7 малай, 12 кыз туу теркәлде. Аларның 6 баласы гаиләдә беренче, 7 сабый – икенче, тагын 4 сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килгән, ә икесе дүртенче булып туган.
2020 елның 5 маенда искиткеч, тату Алабуга гаиләсе Черкасовлар гаиләсе гаилә тормышының тимер юбилеен билгеләп үтте. 65 ел мәхәббәт һәм татулыкта бу гаилә тормыш юлы буйлап үтте. Николай Поликарпович һәм Агрипина Яковлевна гаилә иминлеге, мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге.
2020 нче елның 5 нче маенда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган видеопроектта катнашты.